Үлеменең сәбәбе әлегә билгесез.
69 нчы яшендә эстрада җырчысы, биюче Борис Моисеев вафат булды, РИА Новости аның арт-директоры Сергей Горохка сылтама белән тапшыра, дип хәбәр итә "Татар-информ".
"Әйе, шулай.. Бүген сәгать икедә", - ди ул, хәбәрченең соравына җавап биреп.
Үлем сәбәбен әлегә әйтмәгәннәр. Саубуллашу һәм җеназа тантанасы даталары турында әле бернәрсә дә билгеле түгел.
Борис Михайлович Моисеев-Совет һәм Россия артисты, эстрада җырчысы, биюче, хореограф, киноактер, Россиянең атказанган артисты. 1954 елның 4 мартында Белоруссия ССРның Могилев шәһәрендә туган. Россиянең атказанган артисты, «Овация» һәм «Алтын граммофон» Россия музыка премияләренең күп тапкырлар лауреаты. Ул Россиянең традицион булмаган ориентациядәге беренче җырчыларының берсе иде диелә хәбәрдә.