2027 елда Яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк — 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр.
Шулай ук россиялеләрне 21-23 февральдә, 6-8 мартта, 1-3 һәм 8-10 майда, 12-14 июньдә һәм 4-7 ноябрьдә озын яллар көтә. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин ял көннәрен күчерү турындагы карарны имзалады.
Күчерүләр 2 һәм 3 гыйнварның шимбә һәм якшәмбегә туры килүе белән бәйле. Бу ял көннәре 5 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчереләчәк. Ял көне 20 февральдән дүшәмбегә, 22 февральгә күчереләчәк.