Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Халык бит сукыр түгел

Кайтаваз

«Әлмәт таңнары» газетасының 8 май санында «Муса Җәлил ничәнче елда туган?» дигән язма чыккан иде. Шуны укыганнан соң, аның алай булуына ышанмыйча, барып карадым. Оятыма каршы, тагын бер тапкыр Муса Җәлилнең туган көнен яндекстан да тикшердем. Менә шундый геройлар игътибарсыз кала, ә хәзергеләрен кемнәр искә алырлар? Әле алырлармы икән? дип күңелембелән бик әрнегән идем. 

Озак та үтмәде, карыйм, Җәлилнең туган елындагы кубып төшкән «берле»не матур итеп урнаштырып куйганнар. Бик шатландым шуңа. Ни әйтсәң дә, газетага язып, төртеп күрсәтү файда бирә икән. Тик моның өчен шәһәрдәшләр битараф булмасыннар иде. Бүген без батырлык турында бик күп сөйлибез. МХО да югалткан егетләребез дә аз түгел. Батырларны тел белән буш сүз сөйләп кенә тәрбияләп булмый, эш-гамәл кирәк. 

Фәния Галиева, Әлмәт шәһәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса