Бер мизгел эчендә әби 100 мең сумыннан колак кага.
Бу хәл Чистайда була. 64 яшьлек хатынга иртән иртүк бер ир шалтырата. Үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм хатынның малае бер кешене машина белән таптаткан дип алдап, җинаять эше ачылмасын өчен 100 000 сум акча сорый. Хатын терминал аша шул күләмдә акчаны күчерә.
Соңыннан кырыгалдарның телефоны Чиләбе якларыннан булуын беләләр.