Бер парның никахларын теркәүдән баш тартканнар.
Сәбәбе нидә дисезме? Кияү күрү буенча инвалид икән. Янәсе, ул күрмәгәч кул куя алмый. Учреждениедә аннан имзасын нотариуста раслатып алып килергә кушканнар. Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү үткәргән һәм никахны теркәүдән баш тартуны законсыз дип тапкан.
Ведомствода ачыклауларынча, гражданин авыруы белән бәйле рәвештә үз кулы белән кул куя алмаган очракта гына имзаны раслатуны таләп итәргә мөмкиннәр икән.
Прокуратура әлеге фактка юл куйган хезмәткәрне җавапка тартырга һәм парның никахын теркәргә кушкан.