Татарстанны башка сәгать поясына күчерү идеясе авторларына «ун ел көтәргә» куштылар.
Аларның дәлилләре закон чыгаручыларны да, экспертларны да күндерә алмады. Белгечләр сәгать укларын бер сәгатькә күчерүнең икътисади файдасын күрми, ә стереотипларны җимерү халыкның ачуын чыгарып, республика икътисадында тискәре чагылачак дип фаразлый алар.
Экспертлар белән киңәшләшкәннән соң сәгать укларын күчерү турында сөйләшүне чама белән «ун елга» кичектерергә булдылар. Кышкы-җәйге вакытларга күчеп тилмергән халык чираттагы яңалыкка тагын да көенәчәк, диделәр алар. Өстәвенә моның ише идеяләргә бюджетта артык акча да юк икән әле.