Сәүдә үзәгенең барлык биналарын кинологлар тикшерә, керү ишеге янында берничә ашыгыч медицина ярдәме машинасы кизү тора.
Бүген 7 сәгать 30 минутта Чаллы полицияләре "Сәүдә кварталы"нда шартлаткыч матдә куелу турында хәбәр ала. Билгесез кеше сәүдә үзәгенә 10 ысыннан 15 августка кадәр аралыкта алты тапкыр мина куйдым дип хәбәр җибәргән. Аңа карата терроризм акты турында ялган хәбәр җибәргәне өчен җинаять эше кузгатылган.