Әлмәттә каравыл сигнализациясе эшләү аркасында ведомстводан тыш каравыл хезмәткәрләре телефон кабелен өзүчене «кайнар эзләр» буенча тоткарлады.
Көндез Р. Фәхретдин урамындагы бер оешманың каравыл сигнализациясе эшли. Идарә итү пульты артында кизү торучы ханым тиз арада бу адреска якын урнашкан ОВО экипажына хәбәр итә.
Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре сигналның җир асты коммуникацияләре өзелү сәбәпле килеп чыкканлыгын ачыклыйлар. «Кайнар эзләр» буенча барып, 22 яшьлек әлмәтле тоткарлана. Ул дистәләрчә метр элемтә кабелен кисеп алган була. Урланган кабель кире кайтарыла.
Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.