Әлмәттә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабына сайлап алу туры үткәрелә
Әлмәт Хатын-кызлар берлеге "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" республика конкурсының Әлмәт зона этабына сайлап алу туры оештыра.
Әлеге конкурста катнашырга теләүчеләрнең нигезләмәгә туры китерелгән документларны 31 гыйнварга кадәр түбәндәге электрон адрес белән җибәрүе сорала: elvira_isma@mail.ru. Тел. 32-45-42.
http://almetyevsk.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа