Әлмәткә килеп кием урлаган
Тормыш - яшәеш

Әлмәткә килеп кием урлаган

Әлмәт полиция бүлегенә спорт кибетеннән өс киемнәре югалу турында хәбәр керә.

Кибет директоры 4 мең сумга якын бәягә хатын-кыз киемнәре югалуын хәбәр итә.

Хокук сакчылары җинаять кылуда гаеплене тоткарлыйлар. Ул Лениногорскида яшәүче 48 яшьлек ханым булып чыга. Караклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.