Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

ЛизаАлерт эзләү-коткару отряды яшь әлмәтлеләр белән әңгәмәләр үткәрә

Ил буенча югалган балаларны «Лиза Алерт» отряды эзли.

Күптән түгел генә Әлмәт шәһәрендә җиде яшьлек кызны эзләделәр. Социаль челтәрләрдә баланың билгеләре басылды. Тиздән «Табылган, исән» дигән хәбәр пәйда була. 25 майда Халыкара югалган балалар көне билгеләп үтелде. ЛизаАлерт эзләү-коткару отряды каникул алдыннан мәктәп укучылары белән әңгәмәләр үткәрә.

«Иң мөһиме, балаларга, югалган очракта, бер урында торырга кирәклеге турында җиткерү зарур. Әти-әниеңне мөстәкыйль рәвештә эзләп, йөгереп йөрергә кирәкми. Туктарга, тынычланырга һәм әти-әниеңне көтәргә кирәк. Баланы алдан кисәтеп куярга киңәш итәбез. Әгәр ул югалса, халык арасыннан чыгып, алдан сөйләшенгән ориентир янында көтәргә тиеш», - дип сөйләде ЛизаАлерт эзләү-коткару отрядының волонтеры Мария Любимова.

Татарстан буенча узган елда балалар югалу турында йөз туксан дүрт гариза килеп ирешкән. икесе һәлак булган, җидесе расланмаган, бер баланы эзлиләр, калган йөз сиксән дүрте исән һәм туганнарына тапшырылган.

 

Фото: скриншот ЮВТ-24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса