40 яшьлек ир-атның уе барып чыкмаган.
Ул Бөгелмә районында аяк киеме кибетен басмакчы булган. Сәүдә залына кергәч, ул яңа кышкы аяк киемен киеп карый башлый. 6 мең сумлык ботинканы сайлап ала, әмма аның өчен түләргә җыенмый. Киресенчә, иске ботинкасын пакетка сала да, яңа аяк киеменнән чыгу юлына юнәлә. Сатучы аны туктатырга маташа. Ир-ат аңа сугып залдан чыгып йөгерә. Полиция җинаятьчене күрше торак комплекстан таба.