Иркутскида очкыч һәлакәткә очрап, тугыз кешенең гомере өзелгән
Тикшерү Иркутскида егылып төшкән йөк ташучы очкыч һәлакәтенең өч версиясен карый. Бу - пилотның ялгышы, һава торышы һәм очкычның төзек булмавы.
Ан-12 Новосибирскидан Иркутскига очканда элемтәгә чыкмаган. Соңрак очкычның Батарейная тимер юл вокзалы районында хәрби складка төшүе билгеле булды.
Очкычта булган барлык тугыз кеше - экипаж һәм йөкне ташуда булышучы өч кеше һәлак булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа