Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

"Дуңгыз гриппы"ннан ике айлык бала үлемендә табибларның гаебе табылмаган

Алабугадан ике айлык малайның гомере 11 февральдә Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә өзелгән иде. Бала "дуңгыз гриппы"ннан үлде, диелгән иде.

Баланың үлемендә табибларның гаебе булмавы ачыкланган. Алабуга прокуратурасы шундый нәтиҗәгә килгән. Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, ике ай дәвамында бала янында атнасына кимендә бер тапкыр табиб яисә шәфкать туташы килгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә карата да дәгъва табылмаган.

"Тикшерү күрсәткәнчә, медицина хезмәткәрләре канун нигезендә эш иткән. Ашыгыч ярдәм машинасы ике тапкыр - 5 һәм 6 февральдә чакыру буенча барган. Әти-әнисе хастаханәдә ятудан баш тарткан. Ирексезләп медицина ярдәме күрсәтелми. Әти-әниләргә карата хокукый бәя бирелмәде әле", - дигән Алабуга прокуроры ярдәмчесе Руслан Кутлубаев.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса