Бурычка алмаган - талап алган
18 август көнне сәгать уннар тирәсендә билгесез бер адәм микрофинанслау офисына керә дә пистолетка охшаган әйбер белән куркытып, андагылардан акчаларны бирүләрен таләп итә.
Хезмәткәрләр кассадагы 82650 сум акчаны чыгарып бирәләр. Талаучы күздән югала.
Лениногорскида булган бу хәл буенча хәзер тикшерү бара. Җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа