Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә хуҗасыз этләрне тотачаклар

25 майда Әлмәттә караучысыз калган этләрне тотачаклар.

«Риск зонасында» барлык хуҗасыз этләр, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте. Шуңа күрә дүрт аяклы дустыгызны саклар өчен, аны шимбә көнне караучысыз урамга җибәрмәгез. Моннан тыш, белгечләр билгеләп үткәнчә, бәйсез муенчаклы агрессив этләрне дә тотарга планлаштыралар.

Соңнан аларны приютка җибәрәчәкләр. Анда стерильләштерү үткәрәләр һәм 10 көнгә калдырылар. Агрессив этләрне урнаштырырга тырышачаклар. Тыныч этләрне элекке урыннарына җибәрәчәкләр. 

Хайваннарны тоту мәсьәләләре буенча  8(8553)-37-55-39 номеры буенча мөрәҗәгать итеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса