Ел башыннан алып Әлмәт хокук саклау бүлегендә 685 мошенниклык очрагы теркәлгән
Халыкны ничек кенә, нинди юллар белән генә алдамый хәзер аферистлар.
Интернет челтәрендә заманча мөмкинлекләр арта барган саен, кырыгалдарлар яңадан-яңа схемалар уйлап таба торалар.
Әлеге вакыт аралыгында әлмәтлеләр кырыгалдарларга 800 миллионнан артык сум акчаларын «бүләк итәргә» өлгергәннәр инде.
Бездә бәйрәм, аларда – «урак өсте»
Яңа ел якынлашкан чор кырыгалдарлар өчен бәйрәм түгел, ә чын «урак өсте». Әлмәт эчке эшләр бүлеге әлеге уңайдан әлмәтлеләрне аеруча игътибарлы булырга чакыра, чөнки 2025 елның декабрендә генә дә яңа, «сезонлы» схемалар барлыкка килгән. Мисал өчен мошенниклар шалтыратып, «сезгә заказ килде, хәбәрдән кодны тапшырыгыз» диләр. Мошенникларның максаты - смс тан код алу. Чөнки бу код аларга я сезнең «Дәүләт хезмәте» нә, я сезнең банк аккаунтына керү мөмкинлеген бирәчәк. Мондый шалтырату булганда телефонны куярга кирәк, чөнки әгәр берәрсе чыннан да сезгә Яңа елга бүләк ясаган икән, бернинди код та кирәк булмаячак. Бары тик курьер гына киләчәк. Шул турыда белеп тору мөһим. Бу уңайдан бер вакыйганы мисал итеп китерергә мөмкин. 63 яшьлек әлмәтленең алдану тарихы да нәкъ менә шушы курьер шалтыратуыннан башланып киткән иде. Ханым әлеге очракта кырыгалдарларга 40 миллионга! якын сум акчасын чыгарып биргән булып чыкты.
Башта хатын-кызга билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен маркетплейс курьеры дип таныштырган. Ул аңа ниндидер заказ килгәнен хәбәр итә һәм смс тан кодны әйтеп бирүне сорый. Хатын бернәрсәгә дә заказ бирмәгәнлеген аңлатырга тырышып карый, ләкин билгесез кеше «тиздән курьер килеп җитәр» дип трубканы куя. Инде булды-бетте дигәндә вакыйга икенче юнәлеш ала. Озак вакыт үтми хатынга «Росфинмониторингтан» шалтыраталар. Ялган шалтыратучы аңа күптән түгел мошенниклар шалтыратканын хәбәр итә һәм сүзен сүзгә диярлек сөйләшүнең эчтәлеген әйтеп бирә. Моннан тыш, ул хатын-кызга җаваплылык янавы турында да кисәтә. Шалтыратучы әлмәтлегә аның исеменнән чит ил кешесенә язылган ниндидер ышаныч кәгазе җибәрелүен әйтә. Әлеге документ нигезендә чит ил кешесе хатын-кызныкы булган акцияләрне 18 миллион сумга сатарга тырышкан дип белдерә теге «белгеч». Аннан әлмәтле белән «банкның куркынычсызлык хезмәткәре» элемтәгә керә. Ул үз чиратында хатын-кызга ялган ФСБ хезмәткәре белән берлектә акчаларны коткарырга мөмкинлеген хәбәр итә. «ФСБ хезмәткәре» исә әлмәтлене җинаять эше кузгатылуы белән куркыта. Шул рәвешле кырыгалдарларга ышанып, хатын-кыз акция дивидендларын мошенникларның «куркынычсыз счет»ына күчерә. Алга таба ул акция-ләрнең үзләрен дә сата. Акчалар артыннан «Росинкас» «белгечләре» өч тапкыр! киләләр. Нәтиҗәдә әлмәтле аферистларга 39 миллион сум акчасын үз куллары белән чыгарып бирә. Акча тәмен татыган кырыгалдарлар моның белән генә чикләнмиләр – хатын-кызны «Мазда» автомо-билен 800 мең сумга сатарга һәм акчасын үзләренә күчерергә мәҗбүр итәләр. Икенче көнне әлмәтле җирле ФСБ бүлегенә юл ала – аның үзе белән сөйләшкән хезмәткәрне бик күрәсе килә. Шунда инде ул үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә гариза яза. Хикмәтленең хикмәте булган әлеге очрак уйланырга мәҗбүр итә. Бу кадәрле җиңел акыллы һәм ышанучан булыр өчен кешегә чит планетада яшәргә кирәктер дип тә уйлап куясың. Әллә соң күп акчалы кешеләр шундый буламы икән?
Яңа ел бәйрәме якынлашкан чорда мошенниклар ностальгия уйный башлаганнар. Балачак дуслары, район малайлары, элеккеге сыйныфташлары турында истәлекләр тулы чорларны сагынып йөрүчеләр әлеге ятьмәгә шулай ук тиз килеп эләгә. Киберҗинаятьчеләр «фотога карап сине искә төшерәм» яки «10 ел элек бу фотода без нинди көлке булганбыз, кара әле» дип хәбәр салалар һәм ссылка җибәрәләр. Фото үзе юк, аның каравы сезнең мәгълүматларны, ә аннары акчаны урлый торган сылтама бар. Шикле сылтамалар белән мондый хәбәрләрне шулай ук игътибарсыз калдырырга кирәк.
«Сезнең фотоны күреп, үлеп гашыйк булдым»
Тагын бер алдау – танышулар сайтында утыручылар өчен. Монда инде кырыгалдарлар «бәйрәм романтикасы» белән уйный башлаганнар булып чыкты. Әлеге тозакка күп кеше эләгергә өлгергән. Кагыйдә буларак, бер ир-ат хатын-кызга яки киресенчә хатын-кыз ир-атка «сезнең фотоны күреп, үлеп гашыйк булдым» дип язып җибәрә. Аннан инде ике арада язышу китә, алга таба танышу сайтында күңелгә үтеп керерлек вакыйга һәм мәхәббәтне интернеттан реаль тормышка күчерү өчен бүләк ясау яки поездга билет өчен түләү тәкъдиме ясала. Акча җибәрелгәч, мәхәббәт уза, ә сез кара исемлеккә юл тотасыз. Шуңа күрә дә бәйрәм алдыннан телефонга таныш булмаган кешеләрдән килгән открыткаларны ачмагыз.
Декабрь аенда мошенниклар бөтенләй азган, хәзер алар маркетплейсларның клоннарын да ясаганнар. Бу инде схема да түгел, ә тулы бер бизнес. Мошенниклар өчен веб-сайтлар һәм кушымталар эшләп чыгаручылар да хезмәт күрсәтә икән. Ялган маркетплейсның адрес юлы бер хәрефкә генә аерыла. Ә сайт дизайны, бизәлеше һәм барлык механизмнары оригиналдан күчереп алынган. Шул рәвешле, анда теркәлгән очракта мошенниклар тозагына эләгәсең. Алар инде теркәлүченең картасыннан үзләре өчен товарлар сатып алу мөмкинлегенә ия булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia