Әлмәтлеләрне юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәттеләр
Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә.
Әлмәтлеләрне юлларда бозлавык булу ихтималы турында кисәттеләр
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны 2-3 ноябрь төнендә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килү ихтималы турында кисәтте.
Машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне югары куркынычсызлык чараларын үтәргә чакыралар. Машина йөртүчеләрне узып китүләрдән баш тартырга; автомобильнең техник торышына — беренче чиратта тормоз системасына һәм шиналарга игътибар итәргә; кинәт тормозлаулардан качарга, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә; хәрәкәт җанлы урыннарда, юл чатларында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә киңәш ителә. Җәяүлеләр урамнарны һәм юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга, мөмкин булганча җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланырга һәм транспорт агымына каршы барырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia