Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры Татарстан китап нәшрияты белән берлектә «Камалдан» дип аталган брендлы кибетен ачты. Беренче коллекция Кәрим Тинчуринның легендар «Зәңгәр шәл» әсәренә багышланган.
Камал театрында яңа мөһим вакыйга булды – монда «Камалдан» дип аталган театр кибете эшли башлады. Аның тантаналы ачылышы күренекле драматург Кәрим Тинчуринның туган көненә һәм татар театрының 120 еллык юбилеена туры килде.
Проектны театр Татарстан китап нәшрияты белән бергәләп гамәлгә ашырган. Кибеттә тамашачыларга төрле сувенирлар, истәлекле бүләкләр һәм иң мөһиме – татар телендәге китаплар тәкъдим ителә.