Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Түбән Мактамада 67 миллион сумлык юл ремонтлана

Эшчеләр 1,1 км юлны тәртипкә китерәчәк.

Түбән Мактаманың  Совет урамында юлларга капиталь ремонт ясала. Эшчеләр 1,1 км юлны тәртипкә китерәчәк.

Иске асфальтны алып, юл бортларын куйганнар инде. Моннан тыш, асфальтның аскы катламын түшәделәр. Соңыннан юлчылар өске катламны сала башлаячаклар. Шулай ук юл билгеләрен алыштырачаклар, билгеләр куячаклар, яңартачаклар һәм алты автобус тукталышы оештырачаклар. Бу максатларга, җирле администрация вәкилләре хәбәр иткәнчә, республика бюджетыннан 67 миллион сум акча юнәлдерелгән.

Фото: t.me/pressalmet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса