Әлмәтнең иҗтимагый объектларына мәхәббәт хатлары язганнар
Автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре шәһәрне граффитидан чистарттылар.
Әлмәттә хезмәткәрләр җәмәгать объектларын тәртипкә китерделәр. Автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре махсус химик чаралар кулланып, аларны граффитидан чистарталар. Район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, еш кына мәхәббәт белдерү рәвешендә язулар очрый. «Әлбәттә, аларның кайберләре бик креатив һәм шәп күренә, ләкин һәркем җәмәгать объектларында рәсем ясаса, тиздән бөтен шәһәр бер зур картинага әвереләчәк», – диләр.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа