Кичуй авылының өлкән яшьтәге кешеләренә кар көртләре белән көрәшүе авыр.
Аларга ярдәмгә "Беренче"ләр волонтерлары һәм юнармейцлар килә. Алар ишегалларын кардан да чистарталар һәм башка ярдәм дә күрсәтәләр.
Кичуй авылы халкы яшьләргә игелекле йөрәкләре, ярдәмчеллекләре һәм авыр минутларда ярдәм итәргә әзерлекләре өчен тирән рәхмәт белдерә!