Әлмәт районында мең дүрт йөзенче сабый туган
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районында мең дүрт йөзенче сабый туган

ЗАГС идарәсе белгечләре тарафыннан 1400нче бала тууы теркәлгән.

Савельевлар  Андрей һәм Регина гаиләсендә  9 октябрьдә кызлары туа, аңа Ярослава исеме кушалар. Бу аларның гаиләсендә өченче бала. Ярославаны өйдә апалары Иннеса һәм Злата көтә. Бәхетле әтигә баланың беренче дәүләт документын - туу турында таныклыгын һәм ТР Рәисенең котлау хатын тапшырдылар.

 

 

 

 

Фото: Әлмәт ЗАГСы