Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстанда июнь аеннан ана капиталыннан түләү билгеләнгән бер көндә бирелә башлый

Бу елдан башлап ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып бирелә.

Хәзер түләү өч яшькә кадәрге, беренче баланы да кертеп, һәр балага каралган. Бу хакта бүген социаль челтәрдә оештырылган туры эфир барышында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин искә төшерде.

«Элек ата-аналар түләүне икенче балага гына ала алды. Тагын бер үзгәреш акча күчү датасына кагыла. Июнь аеннан түләүләр барлык гаиләләргә бер көндә – һәр айның 5 нче көнендә биреләчәк. Бу көнне ата-аналар узган ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май пособиесенә кулланылачак, акча гаиләләргә 5 июньдә киләчәк», – дип аңлатты ул.

Айлык түләү күләме балалар өчен исәпләнгән төбәк яшәү минимумы кадәр. Ана капиталыннан түләү гаиләгә бер елга билгеләнә, бу срок тәмамлангач, сертификат хуҗасына яңадан гариза бирергә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәп алырга мөмкин.

«Ана капиталыннан айлык түләүне алу хокукы керемнәре Татарстанда җан башына исәпләнгән ике яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә бирелә. Керемне исәпләгәндә, ата-аналар һәм балалар алган хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр, «больничный»лар һәм башка керемнәр исәпкә алына. Айлык түләү суммасы республикада балалар өчен исәпләнгән яшәү минимумына тигез», – дип төгәлләштерде Вафин.

Ана капиталы акчаларын куллануның барлык юнәлешләре буенча гаризалар электрон рәвештә фонд сайтындагы «шәхси кабинет»та тапшырыла. Моннан тыш, Татарстанда яшәүчеләр гариза белән шәхсән Социаль фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күп функцияле үзәкләр офисларына мөрәҗәгать итә ала.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса