Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне 10 майга кадәр шашлыкка барудан баш тартырга чакырды

Апрель башыннан районда ачык урында 51 янгын чыккан, янгыннарның күпчелеге ут белән саксыз эш итү яки аңлы рәвештә ут төртү белән бәйле.

Апрель башыннан Әлмәт районында 67 янгын теркәлгән. Шуларның 16 техноген характерда һәм биналарда булган, ә 51 очракта ачык урында чүп-чар һәм үлән янган. Бу турыда турыдан-туры эфир барышында район  башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

- Янгыннар болай  гына булмый. Күпчелек я ут белән саксыз эш итү, я аңлы рәвештә яндыру. Моны эшләргә ярамый. Бу табигатькә җитди зыян сала, - диде район башлыгы.

Нагуманов шулай ук Татарстан Республикасында 17 апрельдән 10 майга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлдә булуын билгеләп үтте. Чикләүләр коры үлән һәм чүп-чарны яндыруны, шулай ук урман массивлары белән чиктәш торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә ачык утта ризык әзерләүне тыя.

- 10 майга кадәр урманга шашлыкка  барырга ярамый. Бу этапта тыелган. Чыгып анда йөрергә була, ләкин учак кабызырга ярамый. Без барыбыз да проблеманың мөһимлеген аңларга тиеш. Янгыннар күпчелек кеше гаебе белән була, — дип йомгаклады район башлыгы.

Ул шулай ук әлмәтлеләрне ут белән игътибарлырак булырга чакырды, чөнки хәзер шундый һава торышы урнашты, узган елгы коры үлән бик җиңел янып китә, ә яңа яшеллек әле ныклап үсеп җитмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса