Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Сабыйларның бәхете безнең кулда

Әлмәт балалар йорты каршындагы тәрбиягә бала алучыларга ярдәм итү хезмәте белгечләре «День аиста» дигән исем астында күркәм чара оештырдылар.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән танышырга һәм бала тәрбияләү үзенчәлекләре турында өстәмә белем алырга дип Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләреннән кунаклар килгән иде. Барысы да тәрбиягә бала алу мәктәбендә укып белем алган, үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга әзер булучылар. 

- Хөрмәтле кунаклар, бүген сез безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән якыннан таныша һәм шул ук вакытта  аларның чыгышларын карый аласыз. Сезнең мәрхәмәтле йөрәгегездә, бәлки, кайсы да булса баланы үзегезнең гаиләгезгә кабул итеп алу теләге уяныр. Әгәр шулай була калса, сез ул сабыйны бик бәхетле итә алыр идегез, - шушындый изге теләкләр белән ачып җибәрде концерт программасын социаль педагог Эльмира Павлова.

Балалар кунаклар алдында «Игелекле йорт» спектаклен куйдылар. Әлеге спектакльне алар музыка укытучысы Татьяна Вениаминовна белән берлектә әзерләгәннәр. Яшь артистлар тамашачыларны үзләренең талантлы булулары һәм самимилекләре белән әсир иттеләр. Кунаклар балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар. Өлкәннәр һәм балалар аниматорлар белән бергәләп кызыклы квестларда да катнаштылар.

Чара азагында балалар йорты һәм Бөгелмәнең балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ятим балаларны тәрбиягә алырга әзер булган әти-әниләр белән очрашып сөйләштеләр, аларның сорауларына җавап бирделәр. Килгән кунаклар учреждение хезмәткәрләренә авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса