Путин яңа түләүләр турында игълан итте
Яңа түләүләрне кемнәр һәм кайчан ала башлаячак?
Россиядә апрель аеннан башлап, 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен "аз керемле" булган барлык гаиләләр өчен түләүләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итте РФ Президенты Владимир Путин хатын-кызларны 8 Март белән котлавында.
"Минемчә, без сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү билгеләү турында яңа карар кабул итәргә тиеш. Бу чара 1 апрельдән эшли башлаячак, ә гаиләләр беренче түләүләрне май аенда алачаклар", - дип белдерде Путин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа