Тормышның кояшы сез, хатын-кызлар!
Кояш көлә, түбәләрдән көмеш тамчылар тама. Һавалар иркенәеп, күкләр биегәеп киткән кебек...
Чөнки янәшәбездә дөньябызны бизәп торучы гүзәл затларыбыз бар.
Тормыштан ямь, башкарган хезмәт-ләреннән тәм табып яшиләр алар. Яшәешнең кайсы тармагына күз салма - анда хатын-кызлар. Алардан башка тормыш арбасы тәгәрәми.
Сез бернигә дә карамыйча көр күңелле булып кала беләсез, күңелләрдә якты киләчәккә өмет уятасыз, тирә-юньдәгеләргә җылылык, яхшылык өләшәсез. Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар!
Линера Радик кызы КӘРИМОВА
Әлмәтнең 3 нче поликлиникасыннан ревматолог, табиб-терапевт. Хезмәт стажы - 12 ел. Линера Радиковна тумышы белән Башкортстаннан. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап, туган ягында эшли башлый. Әлмәткә ТР Хөкүмәте гранты буенча килә.
Хезмәтенә намус белән караучы, һәр пациенты өчен кайгырып торучы табиб булудан тыш, бик уңган хуҗабикә дә ул.
Гөлназ Мансур кызы СМОЛЕНКОВА
Россия Эчке эшләр министрлы-гының Әлмәт бүлеге начальнигы урынбасары - тикшерү бүлеге начальнигы. Кузайкинода туып-үскән, ТИСБИны тәмамлаган. Хокук саклау органнарында 2011 елдан бирле хезмәт итә. Башта дознаватель була, аннан соң дознавательлек бүлегенә җитәкче итеп билгеләнә. Намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен күптөрле бүләкләргә ия. Кыю, катгый һәм шул ук вакытта сөйкемле һәм мөлаем.
Эльза Марсель кызы ГОБӘЙДУЛЛИНА
Азнакайда туып-үскән. Татарстан дәүләт гуманитар-педагогия университетын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Әлмәттә журналист буларак башлап җибәрә. Бүгенге көндә шәһәребезнең 25 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Укучылары аны бик яраталар, ата-аналар да зирәк мөгаллимне хөрмәт итә. Эльза уңган-булган хуҗабикә.Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр.
Розалия Касыйм кызы ГАЛЛӘМОВА
Габдрахманда туып-үскән, үзешчән композитор, автор-башкаручы, Р. Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты. Авылның барлык мәдәни чараларында иң актив катнашучыларның берсе. Мәктәптә укыганда ук көйләр яза башлый, оста итеп баянда уйный. Озак еллар дәвамында Габдрахман урта мәктәбендә хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа