Гөл-чәчәкләр бакчасында
Ышанасызмы-юкмы, «Әлмәт таңнары» газетасын гел чәчәкләр генә әзерләп, сезнең хөкемегезгә чыгара.
Махсус сайлап җыйсаң да, болай ук булмас иде. Безнең редакциядә ике Резеда, бер Ландыш, бер Роза һәм бер гөлләр феясы - Гөлфия эшли.
Язалар, сызалар, бозалар, тәрҗемә итәләр, хата төзәтәләр, сурәткә төшерәләр, кино ясыйлар, монтажлыйлар, бизиләр, тарталар, сузалар, кысалар, кисәләр-кыскарталар, социаль челтәрләргә, сайтка материалларны урнаштыралар, яңалыклар туп-лыйлар, лайкларны саныйлар, мактап язганга рәхмәт әйтәләр, тәнкыйтьләгәнне тыңлаган булалар... Санап бетерә торган түгел алар башкара торган эшләрне.
Әле бит аларның һәркайсының гаиләсе, тормыш иптәше, балалары бар, Алланың рәхмәте. Көн дәвамында алар-ның телефоннарына, мең төрле соравына җавап бирергә, әбәт ашарга, чәй эчкән саен ирен буярга, чәчне матурларга һәм башка шундый безнең төшкә дә кереп карамаган эшләрне башкарырга. Алар шушы мин санап чыкканнарны, мин онытып калдырганнарны һәм мин телгә алмаган, белми торганнарны да эшлиләр.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип бик белеп әйткәннәр. Әйе, безгә җитмеш кенә төрле һөнәр аз. Ә менә хатын-кызларыбыз җитмеш җиде төрлесен «эх» тә итмичә башкарып куялар.
Гомумән, аларның һәр-кайсы мактауга, җылы сүзгә, кадер-хөрмәткә лаек. Алар бит редакцияне генә түгел, җирне бизәп яшиләр, «Әлмәт таңнары»ның гөл- чәчәкләре.
Сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗат уңышлары юлдашыгыз булсын!
Гөлфия Фахразый кызы ӘХМӘТХАНОВА
Газетаның аяклы тарихы дисәң дә арттыру булмас. Дүрт дистә елдан артык эшләсә дә, заманнан һич кенә дә калышмый. Әле вакыт-вакыт алгарак та китә. Халыкта «Әйтми белсен, кушмый эшләсен» диләр бит - ул шундый. Күп әйберне эчке тоемлау, күңел күзе белән башкара. Һәм ялгышмый. Ул тәрҗемәче дә, үткер күзле корректор да. Берүзе бер газета чыгарырга сәләтле. Гомумән, укучыга нинди материал кызыклы, кайсысы отышлырак була - барысын да ул яхшы белә. Фикерләрен шигырь юлларына салып әйтеп бирергә дә мөмкин. Аңа мөлаемлык, үзенә бер серлелек хас.
Резедә Илфат кызы ШӘМСУЛЛИНА
Хуш исле тагын бер чәчәгебез - газетабызның социаль челтәрләрдәге эшен җайга салып баручы. Белгечлеге буенча журналист, иҗади шәхес. Шәһәр кызы булса да, авыл табигате, гадилек, эчкерсезлек хас. Артыгын сөйләшми, кирәк вакытта үзен кулга алып дәшми кала белә, эшне җиренә җиткереп башкара, белмәгәнен сорый. Белгәннәре белән уртаклаша. Заман белән генә түгел, көн белән бергә атлый. Үзе өчен генә дип шигырьләр дә иҗат итә безнең Резедә.
Резеда Рафаиз кызы ИСМӘГЫЙЛЕВА
Кыска, оста, эшлекле язмалары бе-лән укучыларны сөендереп тора. Вакытлы матбугатта шактый тәҗрибә туплаган белгеч. Язганнары төгәл, хәтта кырыс дисәң дә була. Эшлекле даирәләр белән уртак тел та-ба. Әлбәттә, монда һөнәри осталыгына табигатьтән бирелгән чибәрлеге дә ярдәм кулын «сузадыр». Аның каләменә рәсми темалар хас. Проблемалы мәсьәләләрне, авыл хуҗалыгы, производство темаларын бик теләп яктырта. Әдәби иҗат та аннан ерак йөрми.
Ландыш Фәрит кызы ГАЙНЕТДИНОВА
Энҗе чәчәк ул безнең. Газетабыздагы материалларның салынышы, фотолар, бизәлеш - барысы да аның иҗат җимеше. Ул бик зур «нәчәлник». Газета битендәге һәр фотосурәтнең сыйфатына кадәр ул җаваплы. Берәр җире килеп бетмәсә, Казаннар хәзер Ландышка шалтыраталар. Кирәк чакта елмаеп-көлеп кенә үз сүзен дә әйтә белә. Газетага бик теләп кызыклы идеяләр, яңа темалар, материаллар да тәкъдим итә. Безнең Ландыш уңган-булган, гаилә җанлы ханым. Ачык күңелле, чын энҗе чәчәк кебек башкаларга яктылык, аклык, яхшы кәеф биреп тора.
Роза Сәлим кызы МИНЕХАНОВА
Газетабызның сайтын алып баручыбыз. Роза - гөлчәчәк кебек нәфис ханым, туган телебезне, әдәбиятыбызны яратучы хезмәткәр. Районда һәм шәһәрдә булган бөтен яңалыкны күзәтеп, шунда ук эләктереп алып, кирәк булганда эшкәртеп, газетаның сайтында яктыртып бара. Тырыш, өлгер, тәрбияле, бик матур «чәчәк».
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа