Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яхшылыктан ясалган йөрәкле әниләр

Еллар узып, әниләр олыгайган саен, уйларыңда балачакка күбрәк кайта башлыйсың. Безнең, җырдагы кебек, кочакта да, итәктә дә утырырга вакыт булмады.

Без хезмәт белән тәрбияләнеп үстек. Дәресләр тәмам-ланганнан соң бер төркем савымчы балалары, әниләргә ияреп, фермага бара идек. Халатны хирурглар кебек алга киясең дә, өелеп торган хуш исле силосны йөгерә-йөгерә сыер утлыгына ташыйсың. Шаяра-уйный капчыкларга пычкы чүбе тутырабыз. Анысы сыерларның асларына җәяргә кирәк. Башлангыч сыйныфларда укыганда бер-ике сыер савып карыйсың, аннан инде күбрәк. Чиләкләрне сөйрәп бер сыер астыннан икенчесенә чыккан чаклар да бар иде. Без, гөнаһсыз балаларны аңлаганнар, күрәсең, малкайлар. «Чыршы» тел-ләре белән биттән ялап кы-на алалар иде. Аларның һәр-кайсының үз исеме: Алма, Дулкын, Шомырт, Чуар...

Безнең әниләр иртәнге өчтә торып китәләр иде. Һәр савымчыга 25 әр сыер. Өйгә кайткач, ир, балалар, маллар карау, ашарга пешерү, мичкә ягу, ипи салу. Тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Сыерың бозауласа, караңгы-яңгырлы төннәрдә яңадан фермага китәләр. Ул бозауны карарга, имезергә кирәк.

Ә җәйләрен... Чыклы иртә. Алар җырлый-җырлый машина әрҗәсендә кардага кузгалалар. Аннан соң я җиләккә, я печәнгә. Алар белән без дә. Әниләр сындырып биргән Чупай ипиен чишмә суына манып, яңа өзеп алган җиләк белән ашаганнар, ул җиләкләрнең тәмнәре әле дә авызда. Сәлимә, Кылыч, Чияле таулар безнең балачакның, әниләребезнең эзләрен сак-лый кебек. Ул чор савымчылары бик дус, тату эшләделәр. Бары бергә, югы уртак иде аларның. Аларда гадилек, эчкерсезлек, җылылык иде. Сыер саварга тотынгач, берсе җыр башлап җибәрүгә икенчесе кушыла. Аны өченчесе, дүртенчесе күтәреп ала.

Форсаттан файдаланып, Кичүчат авылында яшәүче әнием Мөнәзилә Фарукшинаны һәм үзебезнең балачактагы савымчыларны - безне эшкә өйрәтеп үстергән Хәбирова Каимә, Афзалетдинова Раҗия, Гәрәева Саҗидә, Гайфетдинова Сания, Халикова Мөнирә, Фәрхетдинова Тәзкирә, Рәхимова Роза, Мөҗәһитова Тәнзилә, Шәй-хетдинова Миңниса апаларны, он-фураж биреп торган Әминә апаны фермада уйнап-эшләп үскән барлык балалар исеменнән Язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәм. Ходай сезне исәнлектән аермасын. Сау-сәламәт булып, безне сөендереп, бәхеттә озак яшәгез. Шулай ук безнең арадан киткән Гайшә, Фәһимә, Наҗия, Гайнелгыйлем, Айсылу, Миңкамал (Тәпә), Хәдичә, Гүзәл, Назирә, Икълимә, Оркыя апаларны әйтми үтсәм, нидер җитмәс кебек. Бүгенге искә алуым алар рухына дога булып барып ирешсен иде.

Бәйрәм белән сезне, уңган-булган әниләребез!

Фәния Гәрәева Түбән Кама

 

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса