Яратканга күрә
Ихлас теләкләр минуты белән чынга аша ди. Мең мәшәкатьле бу дөнья да әле яшәмәслек түгел. Җандай газиз кешемә язгандай, сезгә әллә ниләр язасы килә.
Сез 8 Мартта гына түгел, көн дә яратасы, яратыласы килү теләге белән яшәгез. Гомернең кай төше булса да, гел-гел карап туйгысыз күренегез. Күңелләрегез сынмасын, өмет өзелмәсен, нинди яшьтә дә яңа төшкән килендәй булыгыз. Туктарга да уйламаган мәхәббәткә сусау, йөрәктә якты сагыш уяткан хис «көзләргә» хәтле җитсен. Салкын тойгылар өшетмәсеннәр, язмышлар чуалмасын, ялгышлар гафу итәрлек - үтеп китәрлек кенә булсыннар.
Дөнья сез булганга матур ул. Ялгыз икәнсез, яратса - яр итә белгән, вәгъдә бирсә көтә белгән ир-егетләр дөньяда әле бетмәгән, көтегез!
Дөньяның бизәге юылган, бәгырь өзелгән чаклар булса да, җылы сагышлы юллар үтегез, йөрәккә кан сауса да бирешмәгез берүк. Җан тынычлыгында гомер кичерегез.
Чын-чынлап яратабыз, сездән башка яшәү - яшәү түгел. Шушы бит инде дөньяның яме, гаме. Сез дип җилкенәбез. Гаиләләрдә наз, җылылык, мәхәббәт югалмасын. Яшьлек үтсә - яшьнәп үтсен. Йөрәк түрендә язгы бөредәй сөю тибрәнсен, кадерле кешеңнең күңелендә таң булып ат. Бу халәт гомер эчендә әллә нигә бер генә була. Ләкин, тере, уйнап янган күз нурларың җаннарга килеп тиярлек итеп җемелдәсеннәр. Яшьлектәге сылулык, җитезлек озаккарак җитсен. Йөзгә чибәр, ут кебек янып янган чаклар гел - көн дә кирәк. Йөрәккәегез мәхәббәт көе көйләп типсен. Рәсемдәгедәй мәхәббәтле күренү бәхетле булуга вәгъдә генә икәнен дә белегез. Чәчегез битегезгә сибелгәч, резеда җилләр аны тарасын.
Ярату - ул китапларда, киноларда гына түгел, дөньяда да яши. Язгы дәрт, җәй кебек җылы караш, каз бәбкәләредәй бер-береңә сыену - шулар бәхет бит инде. Әйтелмәгән сөю сүзләре алда әле дә күп булсыннар. Гафу итәрлек ялгышлар гына елатсын. Мин хәзер ялгыз аккош дип, сыңар канатка калып сынмагыз. Аллаһының рәхмәте иркен, һәркемгә иш табыла, сөйләшеп туймаслык чаклар бер килә. Бик акыллы икәнен белү белән генә аңа кияүгә чыгыгыз. Бер карауга үзенә гашыйк итүче егет сине бәхетле итәр, мәхәббәт утын гомер буе сүндермәссез. Язмыш кителмәс, үкенү йөрәкне таламас. Тормыш зур мәхәббәттән башланса бәхетле була ул. Теге вакытта ашыкмаска кирәк булган икән дияргә язмасын. Егетең сиңа канат куеп үзенә караттырган икән - бу яхшыга. Шулкадәр юләр дә булмагыз. Мәхәббәт ул нәзберек чәчәк кебек, булдыралганча кадерләргә кирәк. Карашыңдагы елмаюны күз яшьләре дә сүрелдермәсен, үкенү җаныңны тырнамасын. Яшьлек сынауларын үтеп гаилә учагын кабызып җибәргәнсез икән, яшь тал кебек җилдә тибрәп яшәргә. Сине сайлап ялгышканмын димә. Ирең дә син болын чәчәгедәй дип йөрсен, бергәлекнең кадерен белик, синдәй хатын - ир күрке дисен. Берүк үзегезнең Аллаһ яраткан иң затлы җан иясе икәнегезне онытмагыз. Мәхәббәтнең бәхетле дә, бәхетсез дә булганын белегез. Әгәр дә чак кына кайтарып куйган керфекләреңне салмак кына сирпеп, сихри күзләрең нур бөрки икән - ул ялган булмасын. Мәхәббәтсез тормышның җетелеге юыла, уңа, югалтыр, сагыныр кешең булса гына сагыну татлы, тормышның яме ямьлерәк. Яшәмәслек түгел әле бу дөнья, күз яшьле кино да түгел, уен да. Яныгызда булса әгәр ярыгыз, якты сагыш алда да бар, барыгыз.
Зөфәр Дәүләтов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа