Әлмәттә дүртенче игезәкләрнең тууы теркәлде
Сафиннар гаиләсендә уллары һәм кызлары туды.
3 мартта Әлмәттә ел башыннан бирле дүртенче игезәкнең тууы теркәлде. Бу хакта Әлмәт ЗАГСы хәбәр итте.
2022 елның 2 мартында Марат һәм Александра Сафиннар гаиләсендә уллары һәм кызлары туа. Бу аларның гаиләсендә икенче һәм өченче бала. Яңа туган сабыйларны Дамир һәм Раяна исемнәре белән атадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа