"Татнефть" үсемлек чималыннан яңартыла торган материалларны куллана.
Чимал заводка тукыма рәвешендә килә, аннан заводта экологик профиль ясыйлар. Ул урам эскәмияләре, кече архитектура формалары, яктырту баганалары, биналарның фасадларын бизәү өчен — барлыгы 50 дән артык төр эшләнмә җитештерү өчен кулланылырга мөмкин.

Җитен җепселе сыйфат буенча үзенең пыяла-пластик аналогыннан калышмый: ул җиңел, нык, озын гомерле, коррозиягә бирешми, өстәвенә, экологик яктан да чистарак. Аны чимал сыйфатында куллану җитештерү калдыкларын нульгә чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген үк предприятие җитештерелә торган продукциянең 5% ына җитеннән композит материаллар белән алмаштырырга әзер һәм бу өлеш үсәчәк.
Фото: "Татнефть" матбугат хезмәте