Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәт Миңнегул улы Мөхәмәтшинны соңгы юлга озаттылар

Ул 101 нче яшендә вафат булды.

11 февральдә Әлмәттә легендар шәхес-Бөек Ватан сугышында катнашкан, СССРның дәүләт куркынычсызлык комитеты мактаулы хезмәткәре, отставкадагы полковник Мөхәммәт Миңнегул улы Мөхәммәтшин белән хушлаштылар.

Панихда «Нефтьче» мәдәният сараенда узды.  

Мөхәммәт Мөхәммәтшин Азнакай районының Карамалы авылында туган. 7 сыйныфны тәмамлагач, Бөгелмә педагогика училищесына укырга керә һәм бер үк вакытта башлангыч сыйныф укытучыларының бер еллык курсларында укый башлый. Укудан соң 4 сыйныф укытучысы булып эшли башлый һәм комсомол оешмасы секретаре итеп билгеләнә. 1940 елда Мөхәммәт Миңнегул улын армиягә алалар. 1947 елга кадәр Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итә.

Мөхәммәт Мөхәммәтшин Байкал арты фронты 36 армиясенең 1302 укчы полкының 193 нче укчы дивизиясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Япония белән хәрби хәрәкәтләрдә, Япониянең Квантун армиясенең Хайлар ныгытмасын бетерүдә катнаша. Демобилизациядән соң 34 ел куркынычсызлык органнарында хезмәт итә. Пенсиягә полковник исемендә чыга. СССР дәүләт куркынычсызлык комитетының мактаулы хезмәткәре.

Хәрби казанышлары өчен Мөхәммәт Мөхәммәтшин II дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре, «Мактауга лаеклы хезмәт өчен», «Дәүләт куркынычсызлыгының Мактаулы хезмәткәре» билгеләре белән бүләкләнгән.

Тимур Нагуманов шәһәр һәм район халкы исеменнән тирән кайгы сүзләрен әйтте:

"Мөхәммәт Миңнегулович безнең өчен үрнәк, ветеран, җитәкче, патриот булды. Мондый лаеклы кешеләр китүе аяныч. Ул безнең йөрәкләрдә, безнең уйларда кала. Аны онытмабыз! Аның үрнәгендә киләчәктә тагын бер буынны тәрбияләячәкбез».

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм шәхси состав исеменнән мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты: "Мөхәммәт Миңнегулович вакыйгаларга бай гомер кичерде. Ул Бөек Ватан сугышының авыр көннәрендә Кызыл Армия сафларында үзенең хәрби бурычын намус белән үтәгән. 30 елдан артык гомерен куркынычсызлык органнарында хезмәт итүгә багышлаган. Отставкага киткәч, ул үзенең бай тормыш һәм һөнәри юлын үсеп килүче буынга, яшь офицерларга тапшыруын дәвам итә. Мәңгелек хәтер аңа!».

 

 Мөхәммәт Мөхәммәтшинның улы Вадим әтисе белән саубуллашырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде: «Озын, авыр тормыш узды. Без әтиебез белән горурланабыз. Иптәшләренә, корал иптәшләренә, чекистларга да зур рәхмәт. Ул әлеге системаның бер өлеше булуы белән горурлана иде».

Панихидадан соң мактаулы каравыл озатуында матәм процессы зиратка юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса