2021 елның 28 декабрендә Татарстан республикасы Әлмәт муниципаль районы ЗАГСында 18 игезәк балалар тууы теркәлде.
Икеләтә бәхет, икеләтә шатлык Чатуров Олег Сергеевич һәм Татьяна Александровна гаиләсенә насыйп булды. . Яңа туган сабыйларны әти-әниләре Ярослав һәм Арина исемнәре белән атадылар.
ЗАГС белгечләре бәхетле ата - ананы икеләтә шатлык белән котладылар һәм әтиләренә беренче дәүләт документларын-туу турында таныклык тапшырдылар.