Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт районы башлыгы 12 яшьлек Сөмбел Насыйбуллинаның хыялын чынга ашырды

Кыска гына вакыт эчендә Кыш бабай ярдәмчесе булып, район башлыгы, «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия Яңа ел алды акциясендә катнашып, Сөмбелгә планшет бүләк итте.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә 12 яшьлек Сөмбел Насыйбуллина Яңа ел хыялын чнга ашырды.

Тимур Нагуманов Сөмбелне һәм аның әнисен Ландыш Нәфис кызын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, сәламәтлек, иминлек һәм киләсе елда барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде.

Яңа ел алдыннан «Теләкләр чыршысы» акциясе бөтен Россия буенча узды. Сирәк авырулар булган һәм имин булмаган гаиләләрдәге балалар үз хыяллары турында открыткалар язалар һәм барысы да тормышка аша. «Теләкләр чыршысы» акциясенең максаты - авыр тормыш хәлендә калган балаларга шатлык бүләк итү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса