Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә чыршы базарлары эшли башлады. Чыршыны ничек дөрес сайларга һәм сакларга?

Мондый нокталар эшләрен 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәттә чыршы базарлары эшли башлады. Сату нокталарында чиратлар әлегә күренми, күпләр тере чыршыны алырга иртәрәк дип уйлый. Ә сатучылар, дөрес карап торганда агачлар бер айдан артык тора ала ди. 

Агачны суга утыртырга кирәк, болай иткәндә ул озаграк сакланачак. 

Чыршы белән чагыштырганда, нарат озаграк саклана. Наратның ылыслары да соңрак коела башлый, коелган энәләрне дә җыеп алу җиңелрәк. Шулай ук алганда энә төсенә дә игътибар итәргә кирәк: ул сары һәм соры түгел, ә яшел булырга тиеш. Сатып алганда бер-ике ылысны сындырып карарга була: әгәр агач яңа гына киселгән һәм яшь икән, энәдән хуш ис килеп торачак. 

Чыршы базарларында нарат та сатып алырга була. 

Яңа елга кадәр ике атна чамасы вакыт бар. Кешеләр энәләре коелып бетәр дип, агачларны алмый.

 Белгечләр агачны дөрес тәрбияләгәндә шактый озак хезмәт итәр, дип ышандыралар.

Чыршыны озак саклау серләре

Яңа ел символы тиз арада энәләрен коярга, шиңәргә мөмкин. Чыршы, нарат якынча өч атналап саклана. Ләкин аларның гомерен озайтырга була. 


Агач матурлыгын озак югалтмыйча торсын өчен берничә алымны кулланырга була. 
Беренче чиратта, чыршыны бүлмәгә алып кергәнче, бер-ике сәгать салкынча җирдә, мисал өчен балконда тотарга кирәк. Бу агач җылы температурага акрынлап ияләнсен өчен эшләнә. Урнаштырыр алдыннан агач төбен бераз кисәргә кирәк. Шул рәвешле ботак бүленеп чыккан сумаладан арына, сумала булса, ул дымны тартып тора алмаячак.


Чыршының йортта күпме сакланачагы аны нәрсәгә урнаштыруга дә бәйле. Агачны суга, махсус терәккә, комга утыртырга мөмкин. Нарат, яисә чыршыны суга урнаштырганда, бер чәй кашыгы глицерин, 3-4 литр суга 4-5 аспирин, бер дә булмаса, 5-6 аш кашыгы шикәр комы өстәргә кирәк. Алар агачны кирәкле минераль матдәләр белән тәэмин итәчәк.


Агачны комга да урнаштырырга була. Чыршы төбендәге ком һәрдаим дымлы булырга тиеш.


Ә махсус терәккә беркеткәндә, агач төбен тукыма белән төрергә һәм чүпрәкне гел дымландырып торырга киңәш ителә.


Шулай ук шиңгән ботакларны вакытында кисеп, киселгән урынга сумала чыкмасын өчен гади вазелин сылап куярга кирәк. Сулган ботак агачта озак торса, якын-тирәдәге башка ботаклар да шиңә башларга мөмкин. Шунысы да мөһим, агачны җылыткычларга якын куярга ярамый, бу очракта ул бик тиз кибә һәм энәләрен коя башлый.

Транспортировкалауны уңайлы итү өчен чыршы махсус төргәккә төргәклиләр.

Кайбер әлмәтлеләр тере чыршыга караганда  ясалма чыршыны өстен күрә, әмма күпләр традициягә тугры кала бирә. Бүгенге көндәге кебек сайлау мөмкинлеге булганда, кесәңә карап, һәркемнең үзенә ошаганны сайлау мөмкинлеге бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса