Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт Яңа елга әзерләнә башлады

Нефтьчеләр мәйданында Үзәк чыршы куела, шугалак әзер диярлек.

Ноябрьнең беренче көнендә «Нефтьче» мәдәният сарае мәйданында Үзәк Яңа ел чыршысын җыя башладылар. Бәйрәмнең төп бизәгенең металл конструкциясе инде урнаштырылган. Хәзер эшчеләр ботак астына металл каркас коралар һәм аңа ясалма ылыс куялар.

Шулай ук шугалакны ясау буенча да эшләр тәмамланып килә. Аның өстендә кар бөртекләре рәвешендә Яңа ел иллюминациясе куелган, эшчеләр бортларны монтажлау белән шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса