Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кеше китә, эзе кала...

«Татнефть» акционерлык җәмгыяте матбугат үзәгенең элеккеге җитәкчесе, күбебезнең остазы, киңәшчесе, якын дусты Нурия Вәлиеваның вакытсыз үлеме турындагы хәбәр башка тимер чүкеч белән суккан кебек бер мәлгә сүзсез, хиссез калдырды.

Соңгы айларда без бер-бер артлы туганнарыбыз кебек якын хезмәттәшләребезне – видеооператор Марат Мөхәммәтшинны, Түбән Кама буенча махсус хәбәрчебез Юрий Борт-никовны, «Хәзинә» газетасын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире Нур Әхмәдиевне, шул ук газетаның җаваплы секретаре булып эшләгән Әхтәм Фәтхетдиновны югалткан идек. Инде килеп Нурия Вәлиева...

Нурия Зөфәр кызы Вәлиева унбиш ел гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлый – Әлмәт районының Ерсубай авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шәһәрнең 3 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, башлангыч белем буенча директор урынбасары булып эшли. Кешеләрне ярату, аларда яхшылыкка һәм матурлыкка мәхәббәт тәрбияләргә омтылыш һәм бу яктан аңа Аллаһ тарафыннан бирелгән талант аны башта шәһәр телевидениесенә, аннары «Татнефть»нең матбугат хезмәтенә алып килә.

Компаниянең техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибә тарату бүлеген ул җитәкли башлагач (ә бу 2008 елда булды), барысы да ун тапкыр тизрәк һәм күбрәк көч белән әйләнә башлады: матбугат хезмәте көндез дә, төнлә дә кайный, Россиянең барлык почмакларыннан, хәтта чит илдән шалтыратулар, бер-бер артлы барлыкка килгән яңа иҗади проектлар. Дөньядагы бар нәрсә өчен дә без җавап бирәбез кебек - масштаблы бәйрәмнәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларына мәгълүмат җиткерү, тышкы һәм эчке сайтлар, имидж эше – барысын да санап бетереп булмый.

Нурия Зөфәр кызы Вәлиева үзенең холкы белән көрәшче, әйдәп баручы, төрле идеяләр тәкъдим итүче һәм аларны гамәлгә ашыруда башлап йөрүче иде. Һәм безнең, аның белән бер бүлектә, бер командада эшләүчеләрнең иманы камил иде – ул алынган икән, димәк, барысы да әйбәт булачак.

Бүген күпләргә таныш, республикабызның барлык нефть шәһәрләрен дә колачлаган «Шәһәрнең мәдәни мохиты», Әлмәтне танымаслык итеп үзгәрткән, шәһәрнең кабатланмас үз йөзен булдыруга ил күләмендә танылган төрле галимнәрне, рәссамнарны җәлеп иткән «Алтын алмалар турындагы әкият» арт-проекты, республикабызда беренче булып Әлмәттә ачылган «Җиңел канатлар» урам театры, «Луч» телеканалында озак еллар дәвамында тамашачылар күңеленә хуш килүче телевизион тапшырулар, Нефтьчеләр көнен һәм һөнәр берлеге конкурсын бер көнне Әлмәттә үткәрү һәм башкалар – Нурия Вәлиеваның актив катнашуы нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылган проектлар.

«Гаҗәеп дәрәҗәдә эшкә сәләтле кеше, чын лидер, ул һәрвакыт алдынгы иде, үз мисалы белән әйләнә-тирәдәгеләрне иң катлаулы һәм амбициоз бурычларны хәл итүгә илһамландырды. Без аның гадәттәге сорауларына, аның кыю һәм иҗади алымына, аның тел тидермәслек зәвыгына соклана һәм югары бәяли идек. Үз эшенә тугрылыклы профессионал, Компания һәм ил патриоты», ди — Нурия Зөфәр кызының уртак эшкә керткән өлеше турында «Татнефть» генераль директоры Наил Мәганов.

Нурия Зөфәр кызы үзе алынган эшкә бөтен җаны-тәне белән бирелә, төн йокыларын йокламыйча, һәр детальне барлык ваклыкларына чаклы уйлап, ахыргы нәтиҗә югары дәрәҗәдә булсын дип эшли торган кеше иде. Ул шул ук таләпләрне безгә дә куя, дөресрәге, бездә дә эшкә карата шундый ук мөнәсәбәт тәрбияли алды. Моның өчен без Аңа рәхмәтлебез. Урыны җәннәттә булсын!

«Татнефть» Компаниясенең Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса