Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Чит яки ялган QR-кодтан кулланучыларны, шулай ук мәҗбүри вакцинация кагыйдәләрен санламаучыларны җаваплылыкка тарту яный

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина сертификатлар белән астыртын эш итүгә җинаять җаваплылыгы каралуын кисәтте.

Ә инде Патяшина имзалаган карардагы таләпләрне үтәмәү административ штрафлар белән тәмамланырга мөмкин.

Вакцина ясаткан кешеләргә генә керергә яраган урыннарда QR-кодларны тикшерү белән сак хезмәткәрләре шөгыльләнәчәк. Алар QR-кодларны сканер аша уздырачак һәм пас-порт мәгълүматлары белән чагыштырачак.

Әгәр кеше чит яки ялган сертификат күрсәтә икән, аны РФ Җинаять кодексының 327 нче маддәсе буенча («Ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясау, әзерләү яки әйләнешкә кертү») җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

 

Ялган документ ясаган өчен тәртип бозучылар 80 мең сумга кадәр штрафка тартылырга, ярты елга кулга алынырга яки ике елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп ителергә мөмкиннәр.

Төбәк Роспотребнадзорының мәҗбүри вакцинация белән бәйле яңа күрсәтмәләре үтәлешенә ведомство планлы һәм планнан тыш чаралар вакытында үзе контрольлек итәчәк.

Аларга игътибар итмәүчеләргә РФ КоАП-ның 6.3 маддәсе, 2 нче өлеше буенча җаваплылыкка тарту каралган. Андагы штрафлар системасы: шәхси эшмәкәрләр өчен - 50 -150 мең сум, юридик затларга – 200 - 500 мең сум. Моннан тыш, Марина Патяшина тәртип бозучы оешмаларның эшләрен 90 тәүлеккә кадәр туктату ихтималы булуын да билгеләп үтте. Ул хәл бу чарага кадәр үк барып җитмәс дигән ышаныч белдерде.

ТРның баш санитар табибәсе эшләмәүче пенсионерларга мондый җаваплылык чараларының каралмавын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса