ЕСИА хисап язмасын раслау буенча хезмәт күрсәтүгә ихтыяҗны киметкәнче, ял һәм бәйрәм көннәрендә күп функцияле үзәкнең эш графигы үзгәртелә.
Якшәмбе көнне күп функцияле үзәк филиалы Әлмәттә 8:00-17:00 гә сәгатьтә эшли.
Югарыда күрсәтелгән хезмәт күрсәтүгә өстәмә вакыт, якшәмбедән тыш, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә дә каралган — офис атнаның сишәмбе көннәрендә 8:00-20:00сәгатьләрдә эшләячәк. Шул ук вакытта 8:00 дән 9: 00га кадәр ЕСИА хисап язмасын раслау өчен мөрәҗәгать итүчеләрне генә кабул итәчәкләр. Шимбә көнне 8:00 -17:00 сәгатьтә, 13:00-17:00 сәгатьләрдә бары тик ЕСИА хисап язмасын раслау өчен мөрәҗәгать итүчеләрне генә кабул итәләр.
4, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Әлмәт филиалы ЕСИА хисап язмасын раслатучыларга, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында вакцинация турында QR код алучыларга гына хезмәт күрсәтәчәк.