Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

«Татнефть» матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе вафат

Нурия Вәлиева республика иҗади бәйгеләре лауреаты, «Татарстан дулкынында» бәйгесе җиңүчесе булган.

«Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Нурия Вәлиева вафат.

Оешманың матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәрхүмәне бүген җирлиләр.

Нурия Вәлиева Казан педагогия институтын тәмамлаган, Ерсубайкино авылында укытучы, уку-укыту эшләре буенча урынбасар булып эшләгән.

1993-1996 елларда Әлмәттә «Луч» телекомпаниясендә эшли. 

1996 елда «Татнефть»кә эшкә килә, ул корпоратив телестудияне җитәкли. 2008-2019 елларда техник-икътисади мәгълүмат һәм алдынгы тәҗрибәне тарату бүлеге җитәкчесе (матбугат хезмәт җитәкчесе) була.

Республика иҗади бәйгеләре лауреаты, «Татарстан дулкынында» бәйгесе җиңүчесе.

Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса