Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күршесен мәсхәрәләгән әлмәтлене хөкем иттеләр

Бу елның сентябрендә Татарстан республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьясы 77 яшьлек җирле ханымга карата административ хокук бозу турында эш карады.

Судта  6 сентябрьдә 10.20 сәгатьтә пенсионерның Әлмәттәге бер йортның баскыч мәйданчыгында булганда, күршесе белән әрләшкәндә, аның адресына мәсхәрәле сүзләр  белән кычкыруы ачыклана.

Әлмәтле суд утырышына килми, эшне үзеннән башка  карап тикшерүне үтенә, ул үзенең административ хокук бозуын тулысынча таныган.

Эш материалларын өйрәнеп, административ җаваплылыкны йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, гражданка кылган административ хокук бозуның характерын, шәхеснең, аның мөлкәти хәлен исәпкә алып, җәмәгать судьясы карары белән пенсионер ханым административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм дәүләт кеременә 3000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәзага тартылды, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса