Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә СУ-2 дән Түбән Мактамага кадәр юл участогында ремонт эшләренең кайчан төгәлләнәчәге билгеле булды

Барлык эшләрне дә 4 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла, ә инде икенче көнне үк җәмәгать транспортының гадәти хәрәкәтен башлап җибәрү планлаштырыла.

Ремонт барышы турында журналистларга башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, юл өслеге күптән авария хәлендә булган: аны 2008 елдан бирле ремонтламаганнар, ә чокырларны ямау файдалы нәтиҗәгә китермәгән. Быел юлны торгызу буенча масштаблы проектны «Татнефть» компаниясе бүлеп биргән акчага башлап җибәргәннәр.


- Зур эш алып барыла. Бу участокның тузуы 60-70% тәшкил итә. Асфальтның өске катламын гына түгел, түбәндәге катламын да алыштырырга кирәк иде. Аны башта салдылар, аннары тигезләделәр. Ә хәзер, нигез максималь тигез булсын өчен, эшчеләр икенче катламны җәяләр. Эш көн саен алып барыла, - дип аңлатты Денис Косарев.


Шулай ук ул җәмәгать транспортына бәйле вәзгыятькә дә аңлатма бирде. Ремонт аркасында аның хәрәкәт схемасы үзгәртелде, бу тиешле урынга вакытында барып җитә алмаган  пассажирларда канәгатьсезлек уятты. Денис Васильевич хәбәр иткәнчә, эш вакытында бер полоса ябыла, шуңа бәйле рәвештә контактлы троллейбуслар хәрәкәт итә алмый. Маршрут буенча аккумуляторларда эшләүче дүрт электробус җибәрелгән.  Денис Косарев билгеләп үткәнчә, авария хәлләре дә килеп чыгарга мөмкин – транспорт сафтан чыга,  аны ремонтлаганчы - көтү вакыты да арта. 


Без бу мәсьәләне контрольдә тотабыз. Һәр иртә «Акыллы транспорт» кушымтасы ярдәмендә линиядә күпме техника йөрүен күзәтәбез. Тик, кызганычка каршы, кайдадыр өлгерә алмыйбыз. Әмма тиздән хәл нормальләшәчәк. Дүшәмбе көнне, 4 октябрьдә, асфальт җәюне төгәлләргә планлаштырабыз. Ә икенче көнне үк троллейбусларны ремонтка кадәр эшләгән тәртиптә эшләтә башларга телибез. Калган эш төрләре-юл кырыйларын ныгыту, юл билгеләре – транспорт хәрәкәтенә комачауламаячак.

 


Таня Шамбер
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса