25 сентябрь көнне Әлмәт районының ЗАГС идарәсендә быел ундүртенче тапкыр игезәк балалар тууы теркәлгән.
21 сентябрь көнне Руслан һәм Алинә Әсфәндияровлар гаиләсендә ике сабый дөньяга аваз сала. Исемнәре – Айдан һәм Алан.
ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре бәхетле әти-әнигә тәбрикләү сүзләре җиткерде һәм сабыйларның беренче документларын тапшырдылар.