Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Татарстандагы иң өлкән хатын-кыз Әлмәттә яши

Татарстанда яшәүче иң өлкән хатын-кызга — 108, ир-атка — 104 яшь.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада яшәүче иң өлкән хатын-кызга — 108, ир-атка — 104 яшь икәнен әйтте.

108 яшьлек хатын-кыз Әлмәт районында яши. Ул 1913 елның 27 сентябрендә дөньяга килгән. Иң өлкән ир-атка 104 яшь. Ул 1917 елның 2 гыйнварында туган һәм бүгенге көндә Казанда яши.

«Соңгы елларда 100 яшьтән өлкән кешеләр саны арта бара. 2017 елда республикада йөз яшен тутырган 170 кеше булса, бүгенге көндә андыйлар саны 189 җитте, ягъни 11 процентка артты», — диде Эльмира Зарипова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса