Әлмәттә социаль челтәрләрдә билгесезләрнең шартлау белән янавы турында мәгълүмат пәйда булды
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә социаль челтәрләрдә билгесезләрнең шартлау белән янавы турында мәгълүмат пәйда булды

Әлмәттә социаль челтәрләрдә Сөләйманова урамында билгесез кеше шартлату белән яный, дигән мәгълүмат йөри. 

Әти-әниләрдән 9нчы һәм 20нче мәктәпләрдән балаларын каршы алырга сорыйлар. 

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барлык службалар да урында.
Тулырак мәгълүмат ачыклана.