Әлмәттә ике яшьлек бала ис газы белән агуланган
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ике яшьлек бала ис газы белән агуланган

Бүген, ягъни 3 август көнне,  14.42 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Әлмәттәге Чапаев урамындагы бер фатирда өлкән пар һәм аларның ике яшьлек оныгының агулануы турында хәбәр килә.

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып китәләрр: баланы Әлмәт балалар хастаханәсенә – « ис газы белән уртача  агулану» диагнозы белән, өлкәннәрне шәһәр үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерәләр, аларның агулануы расланмый, аның каравы артериаль кан басымы күтәрелгәне ачыклана.

Әлеге вакыйганың сәбәбе ачыклана.