Районы башлыгы сүзләренә караганда, якын арада шәһәрнең барлык түбәләре дә чистартылачак.
Тимур Нагуманов үзенең инстаграмындагы туры эфир вакытында әлмәтлеләргә түбәләрдәге боз сөңгеләре турында кая хәбәр итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Турыдан-туры эфирда ул түбәләрне боздан арындыруга гаризаларны идарәче компаниядә яки торак-коммуналь хуҗалык департаментында калдырырга кирәклеген әйтте. Аңа да мөрәҗәгать итәргә була.
«Һич тә булмаганда миңа директа языгыз. Мәгълүматны идарәче компанияләргә җиткерәчәкбез. Якын арада барлык түбәләр дә боздан, кардан чистартылачак", - дип вәгъдә итте ул халыкка.