Торак – коммуналь хуҗалык

Социаль ипотека киләчәктә бетәрме?

Татарстанда меңләгән гаилә нәкъ менә шушы программа ярдәме белән тораклы булган иде.

Бу программа киләчәктә дә дәвам итәргә тиеш.

Республикада барлыгы 99 йорт социаль ипотека программасы белән сафка баскан. Бу 1,6 млн квадрат метр йорт төзелгән дигән сүз. Ягъни 2535 гаилә тораклы булган.

Агымдагы елда 71 399 квадрат метр торак төзелергә тиеш иде (21 йорт). Бүгенге көнгә 6 йорт сафка басып, халыкка фатирлар тапшырылган инде.

Моннан тыш, республикада 162 ветеранга 24 йорт салу эше дә бара. Әлмәттә исә йортлар төзелеше аеруча актив бара. "Татнефть" ААҖ бу өлкәдә зур ярдәм күрсәтә.